32 Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла.
Ачыктан-ачык фахишәлек итеп, бөтен илне нәҗесләде ул, таш вә агачка табынып, Миңа хыянәт итте.
Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була.
Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; ире аерган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
Шулвакыт ике кеше, балкып торган шөһрәттә пәйда булып, Аның белән сөйләшә башлады. Алар – Муса белән Ильяс – Гайсәнең дөньядан китүе һәм Аның бу эшне Иерусалимдә гамәлгә ашырырга тиешлеге хакында сөйләштеләр.
Шулвакыт болыт эченнән: – Бу – Минем Углым, Мин Аны Үзем сайлап алдым. Аны тыңлагыз! – дигән өн килеп иреште.
Шуңа күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә һәм, башка берәүгә кияүгә чыкса да, зина кылучы булмый.
Хатын үз тәненә үзе хуҗа түгел, ире – хуҗа, шуның кебек ир дә үз тәненә үзе хуҗа түгел, хатыны – хуҗа.
ә ул хатын, аның өеннән китеп, икенче кешегә кияүгә чыга.