31 Тагын: „Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән, аңа талак хаты бирсен“, – дип әйтелгән иде.
Әгәр дә ире хатынын аерып җибәрсә, һәм ул бүтән ирнең хатыны була калса, беренче ир элекке хатынына кире кайта алмый! Югыйсә ошбу җир нәҗесләнер иде. Ә син, Исраил, күп сөяркәләр белән уйнашлык итеп, Миңа кире кайтырга җыенасыңмы? – дип белдерә Раббы. –
Исраилнең Раббы Алласы аерылышуга нәфрәт белән карый: «Аерылган ир мәрхәмәтсезлек күрсәтә, үзен нәҗесли», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. Шуңа күрә аң булыгыз: хыянәттән ерак торыгыз.
Гайсә янына фарисейлар килгәч, Аны сынарга теләп: – Ир кешегә хатынын һәртөрле сәбәптән аерып җибәрергә канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар.
– Алай булса, нигә соң Муса ирләргә үз хатынына талак хаты биреп, аерып җибәрергә рөхсәт иткән? – диделәр алар.