Маттай 5:22 - Изге Язма22 Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: „Яраксыз“, – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде „Ахмак“, – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр һәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сөйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: «Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели?» – диделәр, ә икенчеләре: «Ул чит илаһлар турында вәгазьли булса кирәк», – диделәр.