17 Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, башкарырга дип килдем!
Үзенең хаклыгын күрсәтер өчен, Раббы Үз канунын бөек вә данлы итәргә теләде.
– Хәзер шулай булсын. Без Аллаһының гадел ихтыярын шулай итеп үтәргә тиеш, – диде аңа Гайсә. Шуннан соң Яхъя риза булды.
Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язганнарның мәгънәсе шундадыр.
Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак.
Канунда Муса мондыйларны ташлар атып үтерергә әмер бирә, ә Син нәрсә әйтерсең? – диделәр Гайсәгә.
– Ул кешеләрне Канунда әйтелмәгәнчә Аллаһыга табынырга өйрәтә, – диделәр.
– Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бөтен җирдә безнең халыкка, Канунга һәм бу урынга каршы өйрәтә торган кеше шушы. Шуның өстенә, яһүди булмаганнарны Аллаһы йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар.
Алар Киңәшмәдә ялган шаһитларга сүз бирделәр. Ә тегеләре исә: – Бу кеше шушы изге урынга һәм Канунга каршы көфер сөйләүдән туктамый, – диделәр. –
Мәсих бит – Канунның чиге, шуның белән иман итүче һәркемгә хаклык бирелә.
Шулай итеп, без иманыбыз белән Канунны юкка чыгарабызмы? Һич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз.
Аллаһы моны Канунның гадел таләпләре бездә, гөнаһлы табигать буенча түгел, Рух буенча яшәүчеләрдә гамәлгә ашсын өчен эшләде.