21 Аннан киткәч, Гайсә башка бертуган кардәшләрне – Зебедәй углы Ягъкубны һәм Яхъяны күреп алды. Алар аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмәләрен сиплиләр иде. Ул Үзенә иярергә өндәде.
Менә ул унике рәсүлнең исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун һәм аның бертуган кардәше Әндри, Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя,
Алты көн узганнан соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга күтәрелде. Алар анда үзләре генә иде.
Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп алып китте. Аның күңелен сагыш һәм шом биләп алды.
Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.
Алар шунда ук, көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.
Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу – «Күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлата),
Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде.
Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй угыллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә иделәр.
Яхъяның бертуганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте.