3 Ишагыйя пәйгамбәр: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз“», – дип, Яхъя турында әйткән иде.
Бер-бер аваз ишетелә: «Раббыга чүлдә юл әзерләгез, Аллабызга далада туры юл салыгыз!
– Менә, Минем алдан юл әзерли торсын өчен, Үземнең хәбәрчемне җибәрәм. Сез эзләгән Хуҗа-Хаким Үзенең йортына көтмәгәндә килер. Менә, сез күрергә теләгән Килешү хәбәрчесе килә, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмасларны тәкъвалар юлына борыр һәм Раббының килүенә халыкны әзерләр.
Һәм син, сабый, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың, чөнки, Раббыга юлны әзерләп, Аның алдыннан барырсың,
Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз, дип чүлдә яңгыраучы тавыш».