7 Ул анда ашап утырганда, янына бик кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Гайсәнең башына койды.
Элиша, пәйгамбәрләр төркеменнән берсен үз янына чакырып: – Япанчаңның чабуларын билбавыңа кыстыр да, май салынган шушы савытны алып, Рамот-Гилыгадка кузгал.
Мөкатдәс урынга таба кулларыгызны сузып, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Үле чебен хушбуйны бозган һәм сасыткан кебек, аз гына ахмаклык та зирәклекне һәм абруйны бозып куярга мөмкин.
Кием-салымың һәрвакыт ак булсын, һәм башыңа ягылган хушбуй бетмәсен.
Күзең генә сирпе – без синең артыңнан чабарга әзер! Патша мине үзенең сараена алып керде. Син безнең өчен шатлык-сөенеч чыганагы, синең назларыңны шәрабтан дә югарырак күккә чөеп мактарбыз – яратуга лаек син!
Молых илаһына син зәйтүн мае күтәреп бардың, бик күп хушбуйлар сарыф иттең; илчеләреңне еракка, хәтта үлеләр дөньясына – тирәнгә җибәрдең.
Ә моны күргән шәкертләре, ачуланып: – Майны нигә алай әрәм итәргә? – диделәр. –
Гайсә Бәйт-Әниядә махаулы Шимунның өендә ашап утыра иде. Шулвакыт бер хатын алебастр савытка салынган кыйммәтле, саф вә хуш исле нард мае алып килде һәм, савытны ватып, майны Аның башына койды.
Син Минем башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады.