66 Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. – Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар.
Шуннан соң руханилар вә пәйгамбәрләр түрәләргә һәм барлык халыкка: – Бу кеше үлемгә хөкем ителергә тиеш, чөнки ул, үзегез ишетеп торганча, шәһәребезгә каршы пәйгамбәрлек итте, – диделәр.
Яһүдиләр аңа: – Безнең кануныбыз бар, канун буенча Ул үләргә тиеш, чөнки Ул Үзен Аллаһы Углы дип атый, – дип җавап бирделәр.
Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм үтердегез.
Әгәр берәр кешенең үлем җәзасы бирерлек җинаяте булса, һәм аны, үтереп, агачка асып куйсалар,
Гаепсезне хөкем итеп үтердегез; ул сезгә каршы килми.