59 Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү өчен, Аңа каршы ялган шаһитлык эзләде.
Үзенең якынына ялган шаһитлык биргән кеше авыр чүкеч, үткен кылыч һәм очлы ук кебектер.
Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: „Яраксыз“, – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде „Ахмак“, – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
Шул вакытта олуг рухани Гайсәдән шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә өйрәтүе турында сорашты.
Нигә Миннән сорыйсың? Мин сөйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сөйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде.