58 Ә Петер исә, арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды һәм, эчкә кереп, боларның һәммәсенең нәрсә белән бетүен күрергә теләп, хезмәтчеләр белән бергә утырды.
Шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре Кәяфәс исемле олуг рухани сараенда җыелдылар да
Берәү синең белән дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә, гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар.
Шуннан алар Гайсәне, тотып алып, олуг рухани өенә алып керделәр. Петер исә, арттарак калып, аларга иярде.
Шимун Петер ишегалдында җылынып торганда: – Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар. Ул: – Юк, – дип ваз кичте.
Баш руханилар һәм тәртип саклаучылар исә Аны күргәч: – Хачка кадакла, кадакла Аны! – дип кычкырдылар. – Аны алыгыз да үзегез кадаклагыз. Мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде Пилат.
Фарисейлар халыкның Гайсә хакында шундый сүз йөрткәннәрен ишеттеләр, һәм баш руханилар белән фарисейлар, Аны кулга алу өчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр.
Тәртип саклаучылар баш руханилар һәм фарисейлар янына кайткач: – Ни өчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар алардан.
әмма алар, зинданда рәсүлләрне тапмыйча, кире кайттылар.
Шуннан соң тәртип саклаучылар, үзләренең башлыклары белән шунда барып, рәсүлләрне алып килделәр, әмма халык үзләренә таш ата башлар дип курыкканга күрә көч кулланмадылар.