Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 26:55 - Изге Язма

55 Шуннан соң Гайсә халык төркеменә болай диде: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Һәр көнне Аллаһы йортында утырып гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 26:55
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем биргәндә, янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килде. – Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисең? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар алар.


Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, өлкәннәр җибәргән күп санлы халык төркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр.


Гайсә, ул яклардан китеп, Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Аның янына янә күп халык җыелып, Ул, гадәтенчә, аларга гыйлем бирде.


Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, Гайсә әйтте: – Ни өчен канун белгечләре, Мәсих Ул – Давыт Углы, дип әйтә ала?


Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында гыйлем бирде. Ә баш руханилар, канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итү юлларын эзләделәр,


Көннәрдән беркөнне Аллаһы йортында, Яхшы хәбәрне бәян итеп, халыкка гыйлем биргән вакытта, Гайсә янына өлкәннәр белән бергә баш руханилар вә канун белгечләре килделәр һәм:


Гайсә төргәкне, җыеп, хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде.


Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем бирә башлады.


Гайсә, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, көчле тавыш белән болай диде: – Сез Мине һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үзлегемнән килмәдем, һәм Мине җибәргән Зат хак. Сез Аны белмисез,


Иртә белән Ул яңадан Аллаһы йортына килде һәм Аның янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады.


Гайсә бу сүзләрне, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аны кулга алмады, чөнки Аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ