54 Әмма ул вакытта Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын? – дип әйтте.
«И кылыч, якын күргән көтүчем өстенә күтәрел! – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. – Көтүчене үтер, һәм сарыклар таралышыр, шунда Мин саклаучысыз калган бәрәннәргә каршы кулымны күтәрермен.
Гайсә болай диде: – Ә сез Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен могҗизадыр», – дигәнне укымадыгызмыни?
Изге язмада язылганча, Адәм Углы китә. Әмма Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Ул кеше бөтенләй дә тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде!
Аллаһы Үзенең сүзе бирелгән кешеләрне илаһлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый.
– Имандашларым, – дип сүз башлады ул. – Изге Рух Яһүдә хакында Давыт аркылы алдан әйткән. Изге язмадагы ул сүзләр тормышка ашырга тиеш иде. Гайсәне кулга алырга килгән кешеләрне Яһүдә алып килгән булган.