48 Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.
Абнер Хебрунга кире әйләнеп кайткач, икәүдән-икәү сөйләшү сылтавы белән Йоав аны капканың теге ягына чакырып алды да корсагын җәрәхәтләде. Шул рәвешле, Йоав үзенең кардәше Асаһел каны өчен Абнердан үч алды.
Раббының авазы, шөһрәтле Аллаһы гөрелтесе, сулар өстендәдер; Раббы зур сулар өстеннән гизә.
Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, өлкәннәр җибәргән күп санлы халык төркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр.
Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде. – Исәнме, Остаз! – дип, Гайсәне үбеп алды.
Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да ышанычлы сак астында озатыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.