47 Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, өлкәннәр җибәргән күп санлы халык төркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр.
Шуннан соң, унике шәкертнең берсе Яһүдә Искариот баш руханилар янына барып:
Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә, – дип әйтте.
Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.
Шуннан соң Гайсә халык төркеменә болай диде: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Һәр көнне Аллаһы йортында утырып гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз.
– Имандашларым, – дип сүз башлады ул. – Изге Рух Яһүдә хакында Давыт аркылы алдан әйткән. Изге язмадагы ул сүзләр тормышка ашырга тиеш иде. Гайсәне кулга алырга килгән кешеләрне Яһүдә алып килгән булган.