42 Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды: – Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мөмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!
– Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә алырсызмы? – Алырбыз, – диделәр алар.
Ул читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мөмкин булса, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: күзләрен йокы баскан иде.
Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын.
– И газиз Атам! Синең һәммә нәрсәгә кодрәтең җитә. Бу касәне Миңа эчертмәсәң иде. Ләкин Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын!
– И-и Атам! Син ихтыяр кылып, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. [
чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем.
Олуг Руханиебыз җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел, чөнки Ул безнең кебек үк һәр яклап сыналды, тик һич кенә дә гөнаһ кылмады.