37 Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп алып китте. Аның күңелен сагыш һәм шом биләп алды.
Алты көн узганнан соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга күтәрелде. Алар анда үзләре генә иде.
Шуннан соң Зебедәйнең хатыны, угыллары белән Гайсә янына килеп, алдында тезләнде. Ул Аңардан нәрсәдер сорарга теләде.
Гәлиләя күле яныннан үтеп барганда, Гайсә бертуган кардәшләрнең – Петер дип аталган Шимун һәм Әндринең – күлгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде.
Аннан киткәч, Гайсә башка бертуган кардәшләрне – Зебедәй углы Ягъкубны һәм Яхъяны күреп алды. Алар аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмәләрен сиплиләр иде. Ул Үзенә иярергә өндәде.
Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде.
Күңеле газапланганга, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аңардан, җиргә тамган кан тамчылары кебек, тир акты.]
Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин Мин нәкъ шуның өчен килдем дә.