36 Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде. Шунда Ул аларга: – Мин тегендә барып дога кылыйм. Сез шушында утырып торыгыз, – дип әйтте.
Ул читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мөмкин булса, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды: – Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мөмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!
Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Җирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаһыга дога кылды һәм ялварды, Аллаһы ихтыярына тирән ихтирам белән буйсынганга, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште.