34 Ләкин Гайсә аңа: – Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – дип әйтте.
Петер исә: – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип каршы төште.
Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең», – дип әйткән сүзләрен Петер исенә төшерде дә, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте.
Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә, Гайсәнең «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде.
Әмма Гайсә аңа: – Петер, сиңа әйтәм: бүген әтәч кычкырып бетергәнче, Минем белән таныш булуыңны син өч тапкыр инкяр итәчәксең, – диде.
Шулвакыт Хаким Гайсә, борылып, Петергә карады; һәм Петер Аның «Бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшерде;
Гайсә аңа: – Ә син Минем өчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде.