Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 26:31 - Изге Язма

31 Шунда Гайсә аларга: – Изге язмада: «Көтүчене сугып егармын һәм сарыклар таралышыр», – дип язылганча, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 26:31
16 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Йодрыгыңны миннән читкә юнәлт, йодрыгың көченнән мин бетеп барам.


Чөнки Син – халкыңның көч-куәт бизәгедер; безгә күрсәткән илтифатың белән башыбызны югары чөябез.


Раббы аңа газап-сызланулар җибәрергә хәл кылды, кыйналуга дучар итте. Әгәр дә Син, Раббы, аның җанын гаеп йолу корбаны итсәң, ул үзенең токымын күрәчәк, озак яшәячәк, аның аша Раббы ихтыяры тормышка ашачак.


Сөйгәннәремне мин ярдәмгә чакырдым, ләкин алар мине алдадылар; руханиларым вә өлкәннәрем, җаннарын саклап калыр өчен ризык эзләп йөргәндә, шәһәр эчендә үлеп калдылар.


«И кылыч, якын күргән көтүчем өстенә күтәрел! – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. – Көтүчене үтер, һәм сарыклар таралышыр, шунда Мин саклаучысыз калган бәрәннәргә каршы кулымны күтәрермен.


Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле, – диде.


Изге язмада язылганча, Адәм Углы китә. Әмма Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Ул кеше бөтенләй дә тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде!


Әмма болар һәммәсе пәйгамбәрләрнең язганнары гамәлгә ашсын өчен булды. Шулвакыт барлык шәкертләре Аны калдырып качып киттеләр.


Менә вакыт җитә һәм җитте дә инде: сез таралып, һәрберегез үз өйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Ата Минем белән.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ