23 Ә Ул аларга болай дип җавап бирде: – Минем белән бер савыттан ашаучы кеше Миңа хыянәт итәчәк.
Көндезләрен Раббы миңа Үзенең мәрхәмәтен юллар, төннәремдә исә Аңа, хәятемнең Алласына, җыр җырлармын – догаларымны ирештерермен.
Ялкау кеше тустаганны кулына алыр, әмма аны авызына китерергә иренер.
Алар, хафага төшеп, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар.
Әмма Миңа хыянәт итүченең кулы Минем кулым белән бергә шушы өстәлдәдер.
Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы баш күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш.