21 Алар ашап утырган чакта Гайсә: – Мин сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
– Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Углын хачка кадакларга тапшырачаклар, – дип әйтте.
Алар, хафага төшеп, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар.
Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы баш күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш.
Моны әйткәннән соң Гайсә тирән дулкынлану белән шәкертләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
Шәкертләре исә, Аның кем хакында сөйләвен һич аңламыйча, бер-берсенә караштылар.
Яратылганнар арасында Аллаһының күзеннән кача алырлык бернинди җан иясе юк, Аның алдында бар нәрсә ачык һәм ничек булса, шулай күренә. Без Аңа хисап бирергә тиешбез.
Аның иярченнәрен үлемгә дучар итәрмен, шунда йөрәктәге уйларны, теләкләрне Сынаучы булуымны барча бердәмлекләр дә белер. Барыгызга да эшегезгә карап тиешлесен бирермен.