20 Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә табын янына утырды.
Бу итне ашаганда, киенгән булыгыз: япанчагызның чабуларын билбавыгызга кыстырып, аякларыгызга киегез, кулыгызга юл таягы алыгыз һәм тиз-тиз ашагыз, чөнки бу – Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Котылу бәйрәменең ашы.
Мәгъшукым минем – мирра бәйләме кебек, күкрәкләрем уртасында ята ул минем.
Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр һәм Котылу бәйрәме табынын әзерләделәр.
Моны әйткәннән соң Гайсә тирән дулкынлану белән шәкертләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде.