19 Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр һәм Котылу бәйрәме табынын әзерләделәр.
Шәкертләре барып, барын да Гайсә кушканча эшләделәр.
Гайсә аларга: – Шәһәрдәге шул-шул кешегә барып, болай әйтегез: «„Билгеләгән сәгатем якынлашып килә. Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын синдә ашармын“, – дип әйтте Остазыбыз», – диде.
Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә табын янына утырды.
Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым.
Анасы хезмәтчеләргә: – Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.