16 Шушы вакыттан алып, ул, Гайсәне аларның кулларына тапшырыр өчен җай чыкканны көтеп йөри башлады.
– Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр.
Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Синең өчен кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорадылар.
Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр, шатланышып, аңа акча вәгъдә иттеләр. Шуннан соң Яһүдә, руханилар кулына Гайсәне тапшырыр өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Яһүдә аларның тәкъдиме белән ризалашты һәм халыкка сиздермичә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыю һәм булачак хөкем хакында сөйләгәндә, Филикес куркуга төште. – Хәзергә җитеп торыр, вакыт тапкач чакыртырмын, – диде ул.
Апуллус имандашыбызга килгәндә исә, мин аның башка имандашлар белән яныгызга килүен бик нык үтендем. Әмма хәзергә ул сезнең янга барырга теләми, ләкин уңай вакыт табуга барыр.