9 Ә акыллылары: «Юк, безнең май бөтенебезгә дә җитмәс. Иң яхшысы, сатучыларга барып, май сатып алыгыз», – дигәннәр.
Раббы миңа әйтте: – Алдыма Муса белән Шемуил килеп басса да, бу халыкка карата җаным эремәс. Куып җибәр аларны Минем күз алдымнан!
Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Нух та, Даниил да, Әюб тә угылларын да, кызларын да коткарып кала алмас, тәкъвалыклары белән үз җаннарын гына коткарыр иде.
Мин сезне сарыклар сыман бүреләр арасына җибәрәм, шуңа күрә еланнардай акыллы һәм күгәрченнәрдәй эчкерсез булыгыз.
Бишесе – ахмак, калган бишесе исә акыллы булган.
Ахмаклары акыллыларга: «Безнең яктырткычларыбыз сүнә, безгә бераз май бирегезче», – дип әйткәннәр.
Шулай итеп, сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган.
Шуңа күрә, үзеңнең бу явызлыгыңнан тәүбә ит һәм Раббыга дога кыл. Бәлки йөрәгеңдәге уең кичерелер.