14 Ул вакытта болай булыр: бер кеше, чит илләргә киткәнче, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып тапшырган.
Хәзер икенче гыйбрәтле хикәяне тыңлагыз. Җир биләүче бер кеше булган. Ул йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен, махсус чокыр әзерләгән, бакчаны саклар өчен манара төзегән һәм бакчаны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, үзе чит якларга китеп барган.
Сәфәр чыкканда, кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, капка сакчысына уяу булырга боера.
Шуннан соң Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм аны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, озак елларга чит якларга китеп барган.
Изге Рух биргән сәләтләр төрле, әмма Рух бер үк.
Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, һәм һәрберсенең Хаким тарафыннан бирелгән вазифасына карап, сез алар аркылы иман китердегез.
Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге өчен башлыклар һәм өйрәтүчеләр итеп куйды.