2 Ә Гайсә: – Боларның һәммәсен да күрәсезме? – диде. – Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
– Яһүдә патшасы Хизәкыйя заманында пәйгамбәрлек иткән морешетлы Михә дә Яһүдә халкына болай дип әйткән иде: «Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: „Сионны басу кебек сөрәчәкләр, Иерусалим хәрабәләр өеменә әйләнәчәк, һәм Аллаһы йорты урнашкан тау урман белән капланачак“».
Сезнең аркада Сионны басу кебек сөрәчәкләр, Иерусалим хәрабәләр өеменә әйләнәчәк, һәм Аллаһы йорты урнашкан тау урман белән капланачак.
Сине җимереп, халкыңны кырып бетерерләр, таш өстендә таш калдырмаслар, чөнки син яныңа Аллаһы килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең.
Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалса, сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгызның изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул көнне күк янып таркалыр һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәр.
Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән.