Маттай 23:37 - Изге Язма37 Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы Иерусалим! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез! အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Сезнең янга бер-бер артлы Үземнең колларымны – пәйгамбәрләрне җибәреп: ‘Һәркайсыгыз үзенең яман юлыннан кире кайтсын! Яшәү рәвешен үзгәртеп, чит илаһларга иярмәсен, аларга табынмасын; шул чагында Мин ата-бабаларыгызга һәм сезгә биргән җирдә гомер итәрсез’, – дидем, ләкин сез Мин әйткәннәргә колак салмадыгыз, Мине тыңламадыгыз.