22 Күк белән ант иткән кеше Аллаһы тәхете һәм анда Утыручы белән ант иткән була.
Бу юмакай авызларны, масаючан телләрне Раббы юк итәчәк.
Раббы болай ди: «Күк – Минем тәхетем, Җир – аякларым баскан урындыр. Нинди йорт сала аласыз соң сез Миңа?! Нинди урын Миңа торак була ала?!
Ә Мин әйтәм: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете.
«Күк – Минем тәхетем, җир – аякларым баскан урындыр, – ди Раббы. – Нинди йорт сала аласыз сез Миңа?! Нинди урын Миңа торак була ала?!