16 Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы йорты белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә Аллаһы йортының алтыны белән ант итсә, ул антын үтәргә тиеш», – дип өйрәтәсез.
Юлбашчылары халыкны юлдан яздырды, һәм алар артыннан барганнар югалып калды.
Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып төшәчәк.
Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез кешеләрдән Күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә керттермисез. [
Сукыр ахмаклар! Кайсысы мөһимрәк: алтынмы әллә алтынны изге итүче Аллаһы йортымы?
Сукырлар! Кайсысы мөһимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче мәзбәхме?
Сукыр юлбашчылар! Сез черкине сөзеп аласыз, ә дөяне йотасыз!
Сукыр фарисей! Элек касәләрнең эчен чистарт, шул вакытта гына аның тышы да чиста булыр!
Сөннәтләнүче һәр кешегә аның бөтен Канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм.
Иң элек, имандашларым, ант итмәгез; күк-җир белән дә, йә башка нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хөкеменә эләкмәс өчен, сезнең «Әйе» дигәнегез «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын.