8 Зур халык төркеме өс киемнәрен юл өстенә җәйделәр, башкалары исә агач ботакларын сындырып юлга салдылар.
Шуннан соң болар, ашыгып-кабаланып, өсләреннән киемнәрен салдылар да аның аяк астына, баскыч басмаларына җәйделәр һәм мөгез быргыларын кычкыртып: – Еһү патша булды! – дип игълан иттеләр.
Бәйрәмнең беренче көнендә агачларның иң яхшы җимешләрен, хөрмә агачының һәм зур яфраклы агачларның ботакларын, шулай ук елга ярында үскән талларның ботакларын сындырып алыгыз һәм Раббы Аллагыз алдында җиде көн күңел ачыгыз.
Ишәк белән баласын алып килеп, өс киемнәрен ишәкләр сыртына салдылар һәм Гайсә аларга менеп атланды.
Халыкның күбесе юлга өс киемен җәйде, башкалар исә кырда үсеп утырган агач ботакларын кисеп түшәде.
Гайсә ишәк өстендә барган чакта, кешеләр Аның юлына өс киемнәрен җәйделәр.
Алар, хөрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты һәм: «Һошанна! Раббы исеменнән Килүче, Исраил Патшасы мөбарәктер!» – дип кычкырдылар.