42 Гайсә болай диде: – Ә сез Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен могҗизадыр», – дигәнне укымадыгызмыни?
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы сезгә болай ди: «Менә, Мин Сионга сыналган, бәһасез почмак ташы, нык нигез ташы куям, аңа ышанган кеше икеләнеп калмаячак.
«Әйләнәдәге халыкларга күз салып, игътибар белән карасагыз хәйран калырсыз! – ди Раббы. – Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш эшләячәкмен ки, аны сезгә сөйләгән булсалар, сез ышанмас та идегез.
Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк.
Ә Гайсә ул – «сез, төзүчеләр, яраксыз дип тапкан, ләкин иң мөһим булып чыккан почмак ташы».
Ә Изге язмада бу таш турында болай язылган: «Менә, Сионда кешеләрне абындыра торган бер таш, алар абынып егылачак бер кыя куям, әмма Аңа ышанган кеше оятка калмас».
Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелгәнсез сез. Бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Мәсих Гайсә Үзе.