32 Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбә итмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.
Аннан зур юл үтәр, аны Изге юл дип атарлар: нәҗес кеше ул юлдан йөри алмас, Раббы юлында йөрүчеләр өчен генә булыр ул; хәтта мәгънәсез бәндәләр дә ул юлда адашмас.
Раббы болай ди: «Мин: „Юллар кисешкән урында туктап, тирә-якка күз салыгыз, борынгы юл турында сорагыз, дөрес юлның кайда икәнен белегез дә шуның буйлап барыгыз – һәм җаныгызга тынычлык табарсыз!“ – дидем. Ләкин сез: „Бармыйбыз!“ – дидегез.
Яхъя килде, ашамый да, шәраб та эчми, һәм кешеләр: «Аңа җен кагылган», – диләр.
Суга чумдыру хокукы Яхъяга кайдан бирелгән: күктәнме әллә кешеләрдәнме? Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сораячак.
Аталарының ихтыярын кайсысы үтәгән? – Беренчесе, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алда керәчәкләр.
Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?!
өйрәтүләргә каршы булганнарга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаһы аларны тәүбәгә китерер, һәм алар хакыйкатьне танып белер,
Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаһыдан баш тартырлык, явыз, ышанмый торган йөрәк булмасын.
Хаклык юлын танып белгәннән соң, үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бөтенләй белмәүләре алар өчен яхшырак булган булыр иде.
Тәүбә кылу өчен, Мин аңа вакыт бирдем, әмма ул үзенең фәхешлегеннән тәүбә итәргә теләми.