31 Аталарының ихтыярын кайсысы үтәгән? – Беренчесе, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алда керәчәкләр.
Сине мин түгел, үз авызың хөкем итә, үз телең үзеңә каршы дәлиллек бирә.
Әйт аларга: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин явыз кешенең үлемен түгел, ә бәлки аның яман юлдан чыгып исән калуын телим. Кире борылыгыз, яман юлыгыздан кире борылыгыз! Нигә үләргә сезгә, Исраил халкы?!»
Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче кеше Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да була.
һәм: – Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез, – диде.
Шулай, соңгылар беренче булырлар, ә беренчеләр исә соңгы булырлар, – диде Гайсә.
Атасы икенче углы янына килеп, шуны ук әйткән. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип җавап биргән, әмма бармаган.
Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак – барысы да тормышка ашырылачак!
Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?!
Дога кылганда, икейөзлеләр кебек булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.
Күк Патшалыгына Миңа: „Хакимем! Хакимем!“ – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк.
Шул урыннан китеп барганда, Гайсә салым җыя торган урында утыручы Маттай исемле кешене күрде һәм: – Миңа ияр! – диде. Маттай, торып, артыннан китте.
Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланалар.
Хуҗасы аңа: «Әй яраксыз хезмәтче! Әйткән сүзләреңә карап, мин сиңа хөкем чыгарам. Минем кырыс булуымны, үзем куймаган нәрсәне алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч,
Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янында суга чумдыру йоласын үтәгән иделәр.
– Сиңа хак сүз әйтәм: яңадан тумаса, беркем дә Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә җавап биреп.
Гайсә җавабында: – Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас.
Шул рәвешле хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бөтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә.
Ә без беләбез: Канун нәрсә дә булса сөйли икән, ул Канун хакимлеге астында булганнарга сөйли. Шуның өчен беркем дә, үзен яклар өчен, авызын ача алмас, һәм бар дөнья Аллаһы каршында гаепле булыр.
Канун исә, җинаять артсын дип, кертелгән. Әмма гөнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте тагын да арткан.
Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, барысының да тәүбәгә килүен тели.