30 Атасы икенче углы янына килеп, шуны ук әйткән. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип җавап биргән, әмма бармаган.
Минем халкым, гадәттәгечә, синең каршыңа утырып, сүзләреңне тыңлый, әмма аларны үтәми. Аларның телендә ялагайлану, ә йөрәкләре хәрәм малга тартыла.
Тегесе: «Теләмим», – дип әйткән, әмма бераздан кире уйлап киткән.
Аталарының ихтыярын кайсысы үтәгән? – Беренчесе, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алда керәчәкләр.
Шуңа күрә, аларның сезгә кушканнарын тыңлагыз һәм үтәгез, әмма алар кебек эшләмәгез, чөнки алар үзләре өйрәткәннәре буенча гамәл кылмыйлар.
Алар, Аллаһыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аңардан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыңлаусыз һәм һәртөрле игелекле эш өчен файдасыз.