27 Шуңа күрә алар Гайсәгә: – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә бу эшләрне нинди вәкаләт белән башкаруымны әйтмим.
Раббы пәйгамбәре турында алар болай диләр: «Кемгә нәрсә аңлатырга тели ул? Кемгә сабак өйрәтә? – Әле генә күкрәк сөте имгән, яңа гына күкрәктән аерылган имчәк баласынамы?!
Күзләре күрмәсен, колаклары ишетмәсен, акыллары аңламасын һәм Миңа борылып дәва алмасын өчен, бу халыкның акылын зәгыйфь кыл, колакларын томала, күзләрен капла.
Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып төшәчәк.
Ә иртән иртүк: «Бүген давыл булачак, чөнки күк йөзе кып-кызыл һәм хәвефле», – дисез. Күккә карап, сез һава торышын әйтә аласыз, ә вакытларның билгеләрен аера белмисез.
Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр.
Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике углы булган. Беренчесе янына килеп, ул болай дигән: «Углым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә әле».
Күрә башлаган кеше аларга: – Шунысы гаҗәп тә: сез Аның кайдан икәнен белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! – дип әйтте. –
Шулай итеп, Аллаһыны тануны мөһим дип исәпләмәгәнгә, Аллаһы аларны бозык уйлары иркенә тапшырды, һәм алар эшләнергә тиеш түгел гамәлләр кылалар.
Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән икән, ул бары тик һәлакәт юлындагылар өчен генә яшерелгәндер.