24 – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, – диде аларга Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.
Мин сезне сарыклар сыман бүреләр арасына җибәрәм, шуңа күрә еланнардай акыллы һәм күгәрченнәрдәй эчкерсез булыгыз.
Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем биргәндә, янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килде. – Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисең? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар алар.
Суга чумдыру хокукы Яхъяга кайдан бирелгән: күктәнме әллә кешеләрдәнме? Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сораячак.
– Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде Гайсә канун белгечләренә һәм фарисейларга, – шимбә көнне яхшылык эшләргә рөхсәт ителәме, әллә яманлыкны? Кеше гомерен саклап калыргамы, әллә аны харап итәргәме?
Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын, һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез.