Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 21:23 - Изге Язма

23 Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем биргәндә, янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килде. – Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисең? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар алар.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 21:23
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ә анысы: – Безнең өстән сине башлык һәм хөкемче итеп куйдылармы әллә?! Мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме? – диде. Муса курка калды, «Минем нәрсә эшләгәнемне барысы да белә икән», – дип уйлады.


«Сез дә минем йөзем бакчасына барыгыз. Мин сезгә тиешенчә түләрмен», – дигән. Алар киткәннәр.


– Мин дә сезгә бер сорау бирәм, – диде аларга Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.


Гайсә Аллаһы йортыннан чыгып киткәндә, Аның игътибарын Аллаһы йортының биналарына юнәлтер өчен, янына шәкертләре килделәр.


Шуннан соң Гайсә халык төркеменә болай диде: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Һәр көнне Аллаһы йортында утырып гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз.


Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында гыйлем бирде. Ә баш руханилар, канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итү юлларын эзләделәр,


Көннәрдән беркөнне Аллаһы йортында, Яхшы хәбәрне бәян итеп, халыкка гыйлем биргән вакытта, Гайсә янына өлкәннәр белән бергә баш руханилар вә канун белгечләре килделәр һәм:


Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: – Сез бу савыктыруны нинди кодрәт яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар.


Әмма үз иптәшен рәнҗетүче, Мусаны этеп җибәреп: «Сине башлыгыбыз һәм хөкемчебез итеп кем куйды?


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ