21 – Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз һәм шикләнмәсәгез, Мин инҗир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак.
– Кил, – диде аңа Гайсә. Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлады.
– Чөнки иманыгыз аз, – дип җавап бирде Гайсә. – Сезгә хак сүз әйтәм: горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтә калсагыз, ул урыныннан күчәр иде. Сезнең өчен мөмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [
Моны күреп, шәкертләренең исләре китте. – Ничек алай кинәт кенә инҗир агачы корып төште соң? – дип сорадылар алар.
Ә Патшалыкка ия булырга тиешле кешеләр читкә, караңгылыкка куып чыгарылырлар: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр мәхәббәтем юк икән, берни булмас идем.
Ләкин сез, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чөнки шикләнүчеләр җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар.