6 Сәгать бишләр тирәсендә хуҗа тагын чыгып, басып торган кешеләрне күргән. «Сез нигә монда көне буе эшсез торасыз?» – дип сораган ул алардан.
Ялкаулык кешене йокыга сабыштырыр, иренчәк җан исә үзен ачлыктан интектерер.
Хәл кадәренчә кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк.
Сеңлең Сәдүмнең вә аның кызларының гөнаһы менә нәрсәдә иде: алар тәкәббер, ваемсыз-тук булдылар һәм кайгысыз яшәделәр, ә ярлыларга вә мохтаҗларга исә ярдәм итәргә теләмәделәр.
Ә хуҗа сәгать уникедә дә, көндезге сәгать өчтә дә шулай ук эшләгән.
«Безне беркем дә ялламады», – дип җавап кайтарганнар алар. Ул аларга: «Сез дә йөзем бакчасына барыгыз», – дип әйткән.
Кичке биштә ялланганнар килеп, һәрберсе бер динар акча алган.
Көн үткәнче Мине җибәргән Затның эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитеп килә, ул чакта һичкем берни эшли алмас.
Нинди дә булса яңа фикерләр турында сөйләү яки тыңлау афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыльләре иде.
Ялкау булмагыз, иманлы вә түземле булулары белән вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез.