31 Халык, ачуланып, аларны тыймакчы булды, әмма алар тагын да көчлерәк итеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкырдылар.
Әмма Гайсә аңа бер сүз белән дә җавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аңардан үтенә башладылар: – Җибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнең арттан килә.
Шуннан соң, кулларын куеп дога кылсын дип, кешеләр Гайсә янына балаларын алып килделәр. Шәкертләре исә аларны шелтәләделәр.
Юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп баруын ишеткәч: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкырып җибәрделәр.
Гайсә, туктап, аларны чакырды һәм: – Сезнең өчен нәрсә эшләвемне телисез? – дип сорады.
Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде. – Давыт Углы, безне кызганчы! – дип кычкырдылар алар.
Төркем алдыннан баручылар аны тыймакчы булдылар, әмма ул, тагын да катырак итеп: – Давыт Углы! Кызган мине! – дип кычкырды.
Армый-талмый догада булыгыз, дога кылып һәм шөкер итеп уяу торыгыз.
Бертуктаусыз дога кылыгыз.