25 Ә Гайсә аларны чакырып алып: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре халыклар белән хакимлек кыла һәм түрәләр дә алар белән идарә итә.
Алайса хәзер сез, быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка уен коралларының тавышын ишетүгә, мин ясаган сынга сәҗдә кылырга әзер торыгыз, инде сәҗдә кылмыйсыз икән, сезне шундук ут бөркеп торган мичкә атачаклар; ул вакытта инде бер генә илаһ та минем кулдан сезне коткара алмас, – диде.
Аллаһы аңа иңдергән бөеклек алдында барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр тетрәп, котлары алынып торыр иде, чөнки ул үтерергә теләгән кешене үтерде, исән калдырырга теләгәнен исән калдырды, югары күтәрергә теләгәнен күтәрде, түбәнсетергә теләгәнен исә түбәнсетте.
Камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз.
Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең бу икәүгә каршы ачулары чыкты.
Әмма Гайсә, аларны чакырып алып, болай диде: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнүчеләр халыклар өстеннән хакимлек кыла, халык түрәләре дә алар белән идарә итә.
Сезгә тапшырылганнар белән хакимлек итмәгез, көтүгә үрнәк булыгыз,