18 – Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм канун белгечләре кулына тотып бирерләр. Алар Аны үлемгә хөкем итәрләр,
Көрәшче Шимун һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимгә барырга һәм анда өлкәннәр, баш руханилар һәм канун белгечләре тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма өченче көнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сөйли башлады.
– Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Углын хачка кадакларга тапшырачаклар, – дип әйтте.
Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. – Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар.
Иртән иртүк барлык баш руханилар һәм халык өлкәннәре, киңәшләшеп, Гайсәне үтерү турында сүз куештылар.
– Безгә тагын нинди шаһитлык кирәк? – диде алар. – Үз авызы белән әйткәнне ишетеп тордык бит!
Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез.