Маттай 2:22 - Изге Язма22 Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты. Төшендә кисәтү алгач, ул Гәлиләя өлкәсенә китте һәм အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Аңа җавап итеп Шемуил: – Ничек итеп барыйм мин анда? Бу хакта ишетсә, Шаул үтерә бит мине, – диде. Раббы Үзенең сүзен дәвам итте: – Көтүдән бер тана бозауны ал да: «Раббыга корбанлык мал китердем», – дип әйт һәм Ишайны шунда корбан итенә дәш. Шуннан соң нәрсә эшләргә икәнен Мин сиңа әйтермен. Мин күрсәткән кешене патшалыкка багышлап, син аның башына маеңны сөртерсең.