18 «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып Рахилә елый анда, һичкемнең юатуын теләми, чөнки инде балалары юк».
Аннары, кардәшләре янына килеп: – Энебез чокырда юк! Инде мин нишлим? Кая барыйм? – диде.
Аталары Ягъкуб угылларына әйтте: – Сез мине угылларымнан мәхрүм иттегез: Йосыф юк, Шимун юк! Инде менә Беньяминне дә алып китәргә телисез. Моның бар авырлыгы минем башка төшәчәк! – диде.
Кеше, үлгәннән соң, көч-дәрманын җуя, вафатыннан соң юкка чыга.
Раббы болай ди: «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып, Рахилә елый анда, һичкемнең юатуын теләми, чөнки инде балалары юк».
Бала табучы хатын сыман кычкырган, беренче баласын тудыручы хатын кебек ыңгырашкан тавыш ишетәм. Сион-кыз шулай интегеп ыңгыраша, кулларын сузып: «Ни кайгы! Үтерүчеләрне күреп, җаным сыкрый!» – дип өзгәләнә.
Ул аны минем алдымда ачып куйды, төргәкнең эчке ягында да, тышкы ягында да елау, сыкрау вә кайгы турында язылган иде.
Иремия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр шулай гамәлгә ашты:
Барысы да елый, кыз өчен хәсрәтләнә иде. Әмма Гайсә: – Еламагыз, үлмәгән ул, бары йоклый гына, – диде.
Шунда мин күк уртасында очып барган бөркетне күрдем. Аның: «Калган өч фәрештә тиздән кычкыртачак быргы тавышы аркасында җирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы!» – дип, көчле итеп кычкырганын ишеттем.