25 Шәкертләре, моны ишетеп, бик гаҗәпләнделәр. – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сорадылар алар.
Тагын сезгә әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде.
Гайсә аларга карап: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы һәммәсен дә булдыра ала, – диде.
Әгәр ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул көннәр кыскартылачак.
Әгәр Раббы шул көннәрне кыскартмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрне кыскартты.
Изге язмада болай дип язылган бит: «Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».