24 Тагын сезгә әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде.
«Хәбәши – тәненең төсен, юлбарыс үзенең тапларын үзгәртә аламы?! Явызлык кылырга өйрәнгәнгә, сез дә шулай игелек кыла алмыйсыз.
Шәкертләре, моны ишетеп, бик гаҗәпләнделәр. – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сорадылар алар.
Гайсә аларга карап: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы һәммәсен дә булдыра ала, – диде.
Сукыр юлбашчылар! Сез черкине сөзеп аласыз, ә дөяне йотасыз!
Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
– Сиңа хак сүз әйтәм: яңадан тумаса, беркем дә Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә җавап биреп.
Гайсә җавабында: – Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас.
Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаһыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән?