17 – Син игелек хакында ник Миннән сорыйсың? Берәү генә игелекле. Мәңгелек тормышка керәсең килә икән, Аның әмерләрен үтә, – диде Гайсә.
Син аларны элеккечә Кануныңны үтәргә өндәдең, ләкин алар, тәкәбберләнеп, боерыкларыңа игътибар итмәделәр, Синең карар-хөкемнәреңне үтәү аларга имин-рәхәт тормыш бүләк итсә дә, шул карар-хөкемнәреңне үтәмичә гөнаһ кылдылар, үҗәтләнеп, Синнән йөз чөерделәр, сүзләреңә буйсынмадылар.
Җырчылар җитәкчесенә: «Махалат» көенә. Давытның нәсыйхәт сүзләре.
Ләкин аларның угыллары да Миңа каршы баш күтәрде: алар Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылмады һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәмәде (гәрчә аларны үтәгән кеше исән калган булыр иде), Минем шимбә көннәремне бозды. Шунда Мин, чүлдә алар өстенә ярсуымны түгәчәкмен, ачуымны алардан алачакмын, дидем.
Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәгез, аларны үтәгән кеше тереклек итәчәк. Мин – Раббы.
Канун кушканны үтәп ирешелгән хаклык турында Муса болай дип яза: «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк».
Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күк яктылыклары Атасыннан килә. Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый.
Шулай итеп, Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтен таныдык һәм аңа инандык. Аллаһы – мәхәббәт. Мәхәббәттә яшәүче – Аллаһыда һәм Аллаһы аңарда яшәр.
Раббыдан изгерәк бүтән берәү юктыр, чөнки Синең кебек һичкем булмас. Аллабыздан башка сыеныр урыныбыз да юктыр.