15 Гайсә аларга кулы белән орынып, Үзенең фатихасын күндерде һәм аннан китеп барды.
Ул, көтүче сыман, Үз көтүен көтәчәк; бәрәннәрен кулына күтәреп, күкрәк өстендә йөртәчәк, аналарын да ияртеп барачак.
Әмма Гайсә: – Балаларга ирек бирегез, аларга яныма килергә комачауламагыз, чөнки Күкләр Патшалыгы менә шундыйларныкы, – диде.
Бервакыт Гайсә янына бер кеше килеп: – Остаз, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, мин нинди игелекле эш эшләргә тиеш? – дип сорады.
Һәм Ул, балаларны кочаклап, аларга кулы белән орынды, Үзенең фатихасын күндерде.
Иман итмәүче ир – иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнең балаларыгыз саф булмас иде, ә болай изгедер.
Син Изге язмалар белән балачактан ук таныш. Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, котылуга алып баручы акыл бирә ала.