10 Шәкертләре Аңа: – Ирнең хатынга карата мөнәсәбәте шундый була икән, ул чакта өйләнмәве яхшырак, – диделәр.
Соңра Раббы Алла: – Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын, – диде.
Хатын тапкан ир бәхетен дә табар һәм Раббысының илтифатын казаныр.
Холыксыз һәм дуамал хатын белән бергә яшәүгә караганда чүлдә яшәү хәерлерәк.
Холыксыз хатын белән яшәүгә караганда түбәнең бер почмагында яшәү хәерлерәк.
– Бу сүзләрне барысы да кабул итә алмыйлар, ә бары тик кемгә бирелгән булса, шул кабул итәр, – дип җавап бирде Гайсә. –
Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, ул зина кыла.
Никахсызларга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр.
Бу ялганчылар никахлашуны тыялар һәм кайбер ризыкларны ашамаска кушалар. Ә Аллаһы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шөкер итеп кабул итсеннәр өчен булдырган.